Светло-Озерская сельская библиотека № 30

” Бердәмлектә безнең көч “

4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үткәндә,   Россияне авыр чорларда саклап калган бөтен халкыбызга бурычыбызны үтәргә тырышабыз. Шушы истәлекле дата алдыннан Якты Күл авылы китапханәсендә” Бердәмлектә безнең көч “дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар игътибарына Ватан тарихы буенча рус халкының ул чактагы батырлыгы һәм Россия дәүләтчелегенең заманча үсеше турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителә.