Светло-Озерская сельская библиотека № 30

“Авылымның талантлары”

   Якты Күл авылы китапханәсендә ай дәвамында “Авылымның талантлары” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Минем аңлавымча талант-ул кешегә табигатьтән салынган сәләтләр җыелмасы. Талантлы кешеләрнең эше сокландыра.  Күргәзмәдә төрле жанрдагы шәхси һәм гаилә күргәзмәләре: чигү, кисү, рәсем ясау, бәйләү,сәйлән үрү,кәгазьдән бөкләп сыннар ясау, йомшак тукымаларны кисеп чәчәкләр ясау- барысы да мактауга лаек.