Светло-Озерская сельская библиотека № 30

"Горурлыгыбыз-туган ягым»

     20 сентябрь көнне Якты Күл авылы китапханәсендә "Горурлыгыбыз-туган ягым» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды. Мин китап укучыларга Нурлат җиренең табигате,аның байлыклары,җиребезнең сәнәгать предприятиеләре турында сөйләдем.Укучылар Нурлат районының истәлекле урыннары һәм тагын нәрсәләр күрергә теләүләре турында фикерләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында балалар китапханәнең "Горурлыгыбыз-Туган ягым» дигән күргәзмә һәм туган якны өйрәнү материаллары белән якыннанрак таныштылар. Китап укучылар китапханәчегә кызыклы һәм эчтәлекле  үткәрелгән чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.