Светло-Озерская сельская библиотека № 30

«Китаплар - салават күпере»

  2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Якты Күл авылы китапханәсендә китап укучылар белән  «Китаплар - салават күпере» дигән әңгәмә үткәрелде һәм китап күргәзмәсе оештырылды.Әңгәмәнең максаты-яшүсмерләр һәм яшьләрнең эшче һөнәрләрен популярлаштыру. Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле.Әмма үз-үзеңә туры килә торган һөнәр сайлау өчен күп кенә һөнәрләр турында белергә кирәк.Китап укучыларга һөнәрләр дөньясы, һөнәр тарихы, кеше хезмәттәшлек итә торган һөнәрләр турында файдалы мәгълүмат тупланган китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде.