Кеше туганым! Әйдә туган табигатебезне саклыйк! Һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик.
Кеше туганым! Әйдә туган табигатебезне саклыйк! Һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик. Агачлар утыртыйк, яшеллекне саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк, күбрәк җәяү йөрик! Бер-беребезнең сүзләренә колак салып, изге эшләргә тотынсак, табигатебез дә безгә карата мәрхәмәтлерәк булыр иде. Өлкән, урта, яшь буын кешесеме син, барыбер. Туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик. Пычратмыйк, зарарламыйк, агуламыйк аны. Киресенчә, яшь буын яшәргән кебек матурайсын, чистарсын гүзәлләнгәннән гүзәлләнсен иде ул. Бер-беребезне туктатмасак, моңа ирешә алмаячакбыз. Шуңа күрә уйланыйк һәм саклыйк!