Тимяшевская сельская бибилиотека №39

"Халык сукмагы аңа өзелмәс"

   21 июньдә Тимәш авылы җирлегендә “Халык сукмагы аңа өзелмәс” исемле зур тантаналы чара узды.  Китапханә хезмәткәрләре Сираева Р.Җ һәм Абдуллина З.З. Азнакай шәһәреннән килгән 16 кешелек мөселман ханымнар делегациясен кабул итте. Аларның максаты - данлыклы авылдашыбыз, бөек язучы, галим Габдрәхим Утыз Имәни әл Болгари турында чыгышлар тыңлап, документаль язмалар карап, аның төрбәсендә  авылдашыбыз рухына  догалар  кылып китү иде.

    Мөселман кардәшләребез белән очрашуны Тимәш авылы җирлеге башлыгы  Сираев Рафаил Мөдәрис улы башлап җибәрде. Кунакларның безнең җирлеккә килүләренә  чын куңелдән шат булуын белдерде,  Тимәш авылы турында кыскача мәгълүмат биреп узды. Китапханә хезмәткәре Сираева Р.Җ. авылдашыбызның тормышы һәм иҗаты  белән таныштырды. Китапханә хезмәткәре Абдуллина З.З. кунакларга авылыбыз тарихы турында белешмә бирде: 1948 елда,  Чияле тау итәгендә,   Рәсәйгә генә түгел, бөтен дөньяга данлыклы  уникаль Ромашкино нефть ятмалары чыганагы табылу турында сөйләде. Шулай ук 1994 елда Габдрәхим Утыз Имәни әл Болгарига багышланган төрба учу тантанасы вакыйгаларын искә алды.

Авыл җирлеге депутаты Габидуллин А.Х. Утыз-Имәнигә багышланган тарихи комплекс ачу проекты остендә бик күп эшләр башкарылуы турында сөйләде; архивлардан җыйган  документаль чыганаклар белән таныштырды.  Авылдашыбыз Исламия ханым матур мөнәҗәтләр укыды.

  Делегациянен башлыгы-  Сөмбел абыстай, хаҗия Азнакай шәһәрендә мәчеттә дини белем бирә. Ул инде Тимәш авылы җирлегенә 4 нче тапкыр узенең шәкертләрен алып килде. Һәр килгәнендә дә алар үзгәреп тора. “Мәчеттә татар халкының зыялы кешеләре турында сөйләргә, аңлатырга аерым дәресләр бирелә. Мин бик шатланып шул эшләрне дә башкарам”,- ди Сөмбел абыстай.  Ул Азнакай шәһәре тарихы турында зур күләмле ике китап бүләк итеп тапшырды.

  Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Кунаклар узләре дә күчтәнәч итеп куп нигъмәтләр алып килгәннәр, самовардан ясаган чәйне “суыгыз бик тәмле икән” дип рәхәтләнеп эчтеләр.

  Аннары авыл зиратындагы Утыз-Имәни төрбәсенә юл тоттык. Анда Габдрәхим хәзрәт рухына дога укылды.  Мөселман ханымнар Тимәш авылы мәчетендә җомга намазында катнашып, бик канәгатъ булып, шатланып, илһамланып, күп рәхмәтләр әйтеп кайтыр юлга кузгалдылар.