Центральная библиотека

«Милли мультfest»

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале гамәлгә куелуы хакында хәбәр итәбез.

🗓️Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 26 апреленә кадәр узачак.

✏️Кинофестиваль тамашачылар культурасын үстерүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль номинацияләре:
🔸Татар телендә анимацион фильмнар.
🔸Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар
🔸Татар телендә компьютер уеннары.

Кинофестивальдә аерым коллективлар һәм 7-17 яшьлек физик затлар – авторлар катнаша ала.

Кинофестиваль 3 этапта узачак:
🔸Шәһәр/район турлары Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм
районнарында 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 гыйнваренә кадәр үткәрелә.
🔸Зона туры (ярымфиналлар) Татарстан Республикасы территориаль зоналарында 2021 елның 1 февраленнән 15 мартка кадәр үткәрелә.
🔸Финал Казанда 2021 елның 26 апреленә кадәр уздырылачак.

📧Зона турында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 30 гыйнваренә кадәр info@tatarkino.ru электрон адресы буенча кабул ителә.