Центральная библиотека

"Татарстан. Гасырлар һәм еллар"

Үткәнен белгән, киләчәген төзер!
17 нче гыйнвар көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә "Татарстан. Гасырлар һәм еллар" дип исемләнгән чара узды. ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылган әлеге чарага 20 нче урта мәктәпнең 8,10 нчы сыйныф укучылары килде. Чара башында "100 еллык тарих" дигән видеофильм карадылар, шуннан соң җанлы әңгәмә оештырдык! Әңгәмә вакытында 100 ел эчендә башкарылган эшләргә анализ ясадык! Күренекле шәхесләребезнең тормыш юлларына, иҗади мирасларына күзәтү ясадык. Бөтендөньяга танылган мәгърифәтче якташларыбызны Ризаэддин Фәхреддин һәм Фатих Кәримине искә алдык. Мирасларын файдалану мөмкинлеге биргән ресурсларга тукталдык: интернет челтәрендәге мәгълүмәти сайтлар һәм интерактив китап белән басма китаплар турында да мәгълүмат бирдек. Укучылар үзләре дә бик актив булдылар һәм белемнәрен дә күрсәттеләр. Тарих укытучысы Равилә Рамзаевна һәм татар теле укытучысы Рәмия Әнәсовна гадәти булмаган дәрес - ээкскурсия өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Без дә чарада катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез һәм китапханәбезнең даими укучылары булырлар дип ышанабыз.