Центральная библиотека

"Кечкенә генә кояш буласым килә"

Яңа 2020 ел белән, һәрбарчабызны!
Яңа елның 10 нчы гыйнвары Тәлгать Миңнебаевның туган көне. "Кечкенә генә кояш буласым килә", дигән талантлы якташыбызны хөрмәт белән искә алдык.
Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсенә журналистикага багышланган чарага 1нче мәктәпнең 8нче б сыйныфы укучылары белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нуриева Гөлназ Хамис кызы, Әшрәпова Гүзәлия Мөнир кызы һәм "Туган як" клубына йөрүче төбәк тарихчылары килде. “Халкын сөйгән, үзе дә хөрмәткә лаек” дип аталган чара татар журналисты, якташыбыз Тәлгать Миңнебаевның тормышына һәм иҗатына багышланды.. 
1953 нче елның 10 нчы гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында гади колхозчы гаиләсендә туган егетнең, авылда, Ризаэддин Фәхреддиннән соң икенче шәхес булып торуы юкка гына түгелдер. Укытучылары Хәдичә апа белән Зәкия апа оештырган әдәбият түгәрәкләренә йөреп каләм чарлаган, телгә булган мәхәббәтен елдан - ел үстергән, яши-яши камилләштергән, яклаган, үзе дә шундый ук укучылар үстергән шәхес буларак зур хөрмәткә лаек – Тәлгать Хаҗиәхмәт улы Миңлебаев! 
Татар журналистикасына нигез салучылар белән бергә булган шәхесебез мәктәптә укыган елларында ук бик тырыш, оештыру сәләтенә ия укучы булган. 1 нче мәктәп музеенда аның шигырьләре күчереп язылган альбом бар. Шигырьләрне укып чыккач 9 нчы сыйныф укучысы язган тирән фәлсәфи мәгънәле эчтәлеккә таң калдым. 
“Бөркет турында баллада” шигыреннән өзек китерәм:

Ул үләргә тиеш!?
Юк, булмас!
Күктә очар өчен туганнар-
Җирдән шуар өчен тумаган.
Бирмәс канатларын
Үлсә дә,
Елан белән үлем
Килсә дә,
Язмыш бүген шулай
Көлсә дә.
Һич куркытмый
Елан кебекләр
Бөркет кебек булган ирләрне
Явызлыкта шулай үлсә дә.
Канат биреп башын иярме?
Бөркет менә шулай уйлаган.
Болытларга менеп уйнамаган
Әле җирне сөеп туймаган.
Дан җырларлар шулай үлгәнгә
Үлә шулай ирек сөйгәнгә
Үлә җирне шашып сөйгәнгә.
Канатларын җыеп
Таш кебек
Уктай атыла
Бөркет түбәнгә.
Әкиятме бу?
Әйе, әкият.
Әкиятнең бит була төрлесе
Күпме бөркет
Елан аркасында
Гомерләрен бирде ил өчен.
Гомерләрен бирде җир өчен.
Гомерләрен бирде саф зәңгәр,
Ак болытлы чиста күк өчен.
Болытларга җитеп еланнар
Канатланып очмасын өчен.

Журналист, язучы Ирек Бәдретдинов бик эчтәлекле чыгыш ясады, сәләт белән тырышлык бергә булганда уңышка ирешеп булуын ассызыклады. Зәрия Хабипова укучыларга, татар телен яхшы белсәң, математиканы, информатиканы да җиңел үзләштерү мөмкинлеген аңлатып китте. Равил абый Закиров: “Эшеңне, милләтеңне яратсаң үзең дә бәхетле буласың”, диде. Укучылар һәр чыгышны игътибар белән тыңладылар, китаплар белән дә таныштылар һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. 
Тәлгать Миңнебаевның исеме дә, эшләре дә укучыларына, якташларына якты маяк!

Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева.