Центральная библиотека

"Сугыш кичкән гүзәл зат"

26 декабрь көнне театрыбызның "легендасы", ТАССРның халык артисты, Әлмәтнең шәрәфле шәхесе, режиссер, яраткан актрисабыз, гүзәл затыбыз Зәкия Туешеваның 100 еллыгын билгеләп үтәргә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә кунаклар дәштек. "Сугыш кичкән гүзәл зат" исемендәге чарага театрыбызның танылган актрисалары, халык артистлары Луиза Солтанова, Роза Салихова, ветераннар советы каршында эшләп килүче "Умырзая" вокаль ансамбле (җитәкчеләре Р.Н. Локманова, А.Н. Касыймов), җырчы сандугачыбыз Луиза Якупова, 1 нче лицей - интернат егетләре, 20 нче мәктәп укучылары укытучылары белән һәм "Туган як" клубына йөрүчеләр килделәр.
Артистларыбыз Зәкия апа белән бәйле хәтирәләрен сөйләделәр, иң истә калган вакыйгаларны искә алдылар, гадилектә галилек булуын искәрттеләр, сәнгать осталыгы дәресе бирделәр, җырчыларыбыз аның яраткан җырларын башкардылар. Ә яшь,талантлы егетебез Шамил Кирамов артистларга хас булган осталык белән чыгыш ясап, барыбызны да сокландырды. Шундый егетләребез бар икән, киләчәгебез булыр дип сөендек. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Чыгышлар Зәкия Туешева тормышы һәм иҗатыннан төзелгән презентация белән үрелеп барды. Луиза Якупова Саҗидә Сөләйманованың "Безнең якта" шигыренә үзе иҗат иткән җыры белән катнашучыларны тәбрикләде һәм изге теләкләрен теләде. Китапханәбездә булган, Зәкия апа исән чагында ук язылып бастырылган китап белән дә таныштырдык һәм унынчы #әдәбимарафонда катнашырга чакырдык.
Чарабыз җылы һәм бер тында үтте, яраткан гүзәл затыбызның рухлары шат булсын.