Центральная библиотека

"Күңел хөрлеге китапта"

18.11.19. Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә әдәби марафончыларны кунакка чакырды. Тугызынчы #әдәбимарафон алдагыларына караганда нәтиҗәлерәк булды. Финалга шәһәр һәм районыбыздан 41 катнашучы финалга чыкты. Шуларның 21е Казанга финал тантанасына барды.
Калганнарының дипломнарын махсус кунагыбыз журналист - язучы Гөлсинә апа Галимуллина тапшырды. Әле үзенең бүләкләрен дә өләште. 2020 елның матур календаре өй диварларын бизәп торыр һәм бәхетле мизгелләр бүләк итәр дигән теләк белән!
Гөлсинә апа китап язу тарихы белән дә уртаклашты, киңәшләрен дә бирде.
Кичәбезне, шулай ук 3 нче музыка мәктәбенә биюгә йөрүче 1нче мәктәп укучылары бизәде!
Ихлас җылы очрашуга килгән укытучыларга, китапханәчеләргә һәм лаеклы ялда булган өлкәннәребезгә олы рәхмәтләребезне әйтәбез!