Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Без - шагыйрьле халык!"

Зур Сәрдек гимназиясендә "Без - шагыйрьле халык!" шигырь сөйләү конкурсының йомгаклау туры узды. Әлеге шигырь бәйрәменә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Г.Морат үзе кайтты һәм чыгыш ясаучыларны бүләкләп китаплар тапшырды. Барлык райондашлар, авылдашлар, китап яратучылар исеменнән Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратка иҗаты өчен зур рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлек белән, күңел тынычлыгын җуймыйча, көр акыл белән яши торган хәерле гомерләр насыйп булсын аңа. Без әле алда тагын матур очрашуларны көтеп калабыз.