“Хезмәт аша туа чын батырлык, Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә”
-Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
-Укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;
-Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү;
-Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә, көндәлек үз өстеңдә эшләргә, белемеңне баетырга кирәк. Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың. Юкка гына әйтмиләр бит:
Хезмәт аша туа чын батырлык,
Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә.
Шул уңайдан чыгып Татарстаныбызның Илбашы Минтимер Шәймиев үрнәгендә балалар белән “Татарстанның беренче президенты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Аның тормыш юлы, эшчәнлеге, халыкка хезмәте, мәдәни һәм тарихи мирасыбызны яңадан торгызу турында мәгълүматлар җиткерелде.