Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Велосипед-минем дус!

4 август көнне Чәчәкле авылы китапханәсендә балалар өчен "Велосипед-минем дус!"дип аталган чара үткәрелде.
Бүгенге көндә велосипедта балалар гына түгел олылар да яратып йөри.Иң кулай,җайлы транспорт чарасы ул.
Балалар белән велосипедның килеп чыгышы,төрләре, юл йөрү хәрәкәтләре кагыйдәләре турында әңгәмә кордык.Ә аннан соң урамда велосипедлар белән төрле каршылыклар аша йөрү буенча ярыштык.