Балалар шагыйре, Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел
29.05.Балалар шагыйре, Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел.Шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәсендә “Иң бәхетле чак”- дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.Б.Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре, фикер һәм хисләрнең балалар рухына ярашлы, табигый, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән аерылып торалар. Һәрбер шигыре конкрет тәрбияви максатны күздә тотып язылса да, автор гади үгет-нәсихәт әйтү юлына басмый, һәр очракта үзенең фикер-идеясен укучы күңеленә тәэсир итәрлек, аны рухи баетырлык берәр уен, вакыйга, тормыш детале яки табигать күренеше аша бирергә тырыша. Шагыйрьнең үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга.Бездә аның шигырьләрен укып фикер алыштык.