"Тукай безнең белән"
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичергәннән соң, Тукай зур мирас калдырган. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша туа. Сурнар авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге укучылар өчен "Тукай безнең белән" дигән әдәби сәгать узды. Кичәдә катнашучылар бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, "Тукаебыз" викторинасы үткәрелде һәм "Минем халкым", "Өзелгән өмет", "Пар ат" һәм башка шигырьләрне кычкырып укулар оештырылды.