"Мәдәнияткә багышланган гомер" очрашу
Хезмәт ул шатлык, бәхет,сөенеч чыганагы. Хезмәтеннән тәм табып, аны яратып башкарганда , ул яшәү шатлыгына әйләнә. Кешенең абруе аның хезмәте белән бәяләнә. Аылыбызда мәдәният өлкәсендә эшләп абруй казанган, авылдашларыбызның олы хөрмәтен яулаган кешеләр бар, алар Шамилов Ринат абый һәм Әхмәтҗанова Гәүһәрияләр. Үзләренең бар тырышлыгын мәдәнияткә биргән кешеләр алар. 30 март көнне китапханәдә “Мәдәнияткә багышланган гомер” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Үзләренең хезмәт юллары, эшләгән чорда булган кызыклы вакыйгалар, күренекле кешеләр белән очрашулар хакында кызыклы әңгәмә оештырылды. Балаларның морауларына җаваплар бирелде. Тарихны чагылдырган фотолар карау аеруча күңелле булды.