Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Китап алдым кулыма" әдәби кичә

   Каникул ул балаларның көтеп алган ял вакыты. Ул ял итү, үзең  теләгәнчә  вакытыңны үткәрү һәм китап уку өчен иң кулай вакыт. Шул уңайдан 27 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Китап алдым кулыма” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.  Яз турында шигырьләр, хикәяләр укылды, табышмакларга җаваплар эзләдек. Соңгы вакытта укылган китаплар турында әңгәмә уздырылыд. Китапханәнең актив китап укучысы Сабирова Рәгидә апа балаларга кәгазьдән кош ясарга өйрәтте. Бу шөгель балаларда кызыксыну уятты.