Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Кошларым- якын дусларым" тематик кичә

Март ае – язның беренче ае. Табигать җанлана, кешеләр табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмыйлар. Кошлар сайравы күңелләргә сөенеч өсти. Туган якларына кошлар кайта. Һәркайсыбыз бу күңелле вакытны сагынып көтеп ала. Кошларга игътибар кърсәтелә, оялар ясала. Нәкъ менә шул уңайдан 24 март көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Кошларым- якын дусларым” дип исемләнгән тематик  кичә уздырды. Күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекле яклары турында сөйләгәннән соң  крассворд сорауларына җавап эзләдек.Интрактив уенда актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар эзләдек. Китапларга күзәтү ясалды. Балалар кошлар турында белемнәрен ныгыттылар.