Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Халык уенында хикмәт бар" фольклор сәгать

  Халкыбызның милләтне милләт, телне тел итеп саклаган, буыннардан- буыннарга күчкән бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре, йолалары, уеннары бар. Шушы хәзинәне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру өлкән буынга йөкләнгән. Шул максаттан 16 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Халык уенында хикмәт бар” дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрелде. Авылыбызда кичке уеннарны   искә төшереп Халикова Равилә  апа чыгыш ясады. “Йөзек салыш”, “Бармаклы”, “Сандык эчендә ниләр бар” уеннары уйналды. Шулай ук табышмакларга җаваплар эзләнде, тизәйткечләр әйтелде. Өлкәннәребез бу уеннарны яшь буынга да тапшырырга кирәк дигән фикерләрен җиткерделәр. Уен барышында бик күп хатирәләр искә төшерелде.