Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Гаилә белән китапханәгә" проект

  Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга өйрәтү гаиләдән салынса,  бала китап белән дус була. . Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде. Шул уңайдан “Гаилә белән китапханәгә” проектына кушылып Явлаштау авыл китапханәсендә  “Китап яратуча гаилә” дигән кичә уздырылды. Кичәгә Нигъматзяновлар гаиләсе чакырылды. Бу гаилә китапханәдә уздырылган чараларга актив катнашулары, китапханәдән алган китапны барлык гаилә членнарының да укуы белән  хөрмәткә лаеклы гаилә. Алар белән төрле интрактив уеннар уйнатылды, китаплардан укылган өзекләрне табу да аларга авыр булмады. Шулай ук журналларда бирелгән уеннар, өстәл уеннарында  да балалар бик теләп катнаштылар. Кызларның  үз куллары белән ясаган бүләкләре әниләрен сөендерде. Китапханәдә алар вакытларын файдалы итеп уздырдылар, өйдә укырга китаплар алып, ял итеп кайтып киттеләр.  Югары технологияләр, компьютер заманында китапханәләргә йөреп китап укып яшәгән гаиләләрнең нигезе нык, киләчәге ышанычлы дип әйтергә тулы мөмкинлек бар.