"Куллар тудырган матурлык" сумка бизәү буенча мастер- класс
Тормышыбызга яңа агым килеп керде, ул үз кулың белән бизәп киемне, көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп үзгәртү, яңарту. 10 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә Ә. Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сумка шоппер бизәү буенча мастер- класс оештырдылар. Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы яшьләре һәм яшүсмерләре катнашты. Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү, бизәү эшләрен башкардылар. Һәм нәтиҗәдә көндәлек куллануга яраклы матур, кабатланмас сумка барлыкка килде.