"Дөнья ямьле сезнең белән" фольклор кичә
8 март- язның беренче бәйрәме, ул- һәркемнең күңелендә өмет, шатлык, куанычлар уятучы матур бәйрәм. Ир- атлар өчен хатын- кызны зурлау, хөрмәтләү ихтибарлылык көне булса, хатын- кызлар өчен якыннарыңның ихтрамын тою, тормыш мәшәкатьләреннән әз булса да арынып тору көне. Шул уңайдан 8 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Дөнья ямьле сезнең белән” диписемләнгән фольклор кичә уздырылды. Элеккедән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне саклауюнәлешендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызларыбыз нәтиҗәле эшләп киләләр. Үзләребелгәнне яшьләргә өйрәтү максатыннан эшләп куелган кул эшләре күргәзмәсе янында чигү, бәйләү буенчамастер-класс күрсәтелде. Рафаэль абый Сафин, Ринат абый Шамиловлар үзләренең матур җырлары белән хатын-кызларыбызны күңелле ял иттерделәр. Яшь киленнәребез үзләре пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кичә җыр-бию, матур уеннар белән аралашып барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.