"Әниемә бүләгем" кул эшләнмәләре көне
Март аенда иң матур бәйрәм- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көтеп алган зур, матур бәйрәм. Әниләр безнең өчен иң кадерле, иң якын кешеләр. Аларны бәйрәм көнендә сөендерү үзе күңелле. Шул уңайдан 6 март көнне балалар белән әниләр өчен бәйрәм бүләге ясау оештырылды. Балалар бик теләп төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясап, котлауларын яздылар. Күңел җылысы кушылып ясалган бүләк әниләр өчен иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе булачак. Чара “Әниемә бүләгем” дип исемләнде.