Городская детская библиотека - филиал № 37

"Аяз күктә - яшьлек"

Әдәби кунакханә  укучыларыбызны, язучыбызның чын мәгънәви тирәнлеге һәм ихласлыгы белән җәлеп иткән китаплары белән таныштырып, шул ук вакытта бу китаплар, күңелдә рухи төшенкелек уятмыйча, җаныбызны үзенә бер якты сагыш нуры белән балкытып торганлыгын җиткердек. Туган төбәккә булган мәхәббәтне, әсәрләрендә чагылуы һәр укучыны уйланырга мәҗбүр итте.
Чара барышында Шамил Рәкыйповның “Кызлар йолдызлар” романына тукталып китеп фикер алышулар булды. Язучы иҗат иткән роман, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары берләштерүе турында укучыларга җиткерелде.