Вопрос:

Исэнмесез, хормэтле Туганнар! Мина " Рус мэктэплэрендэ татар телен ойрэну" темасына доклад hэм рефератлар кирэк иде. Хэерле кон сезгэ!

Ответ:

Исәнмесез! Белешмә хезмәте турындагы Нигезләмә белән ярашлы рәвештә түбәндәге сораулар кабул ителми: укыту характерындагы мәгълүмат бирү кирәклеге белән бәйләнгән (әзер рефератлар, курс һәм диплом эшләре). Сезнең сорауга исемлек җибәрәбез! Бу китапларны Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә таба аласыз. Максимов, Н.В. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту : Укытучылар өчен методик кул.:6 с-ф / Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллин. - Казан : Мәгариф, 1997. - 95б. Харисов, Ф.Ф. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту:5 нче сыйныф : Укытучылар өчен методик кул. / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. - Казан : Мәгариф, 1996. - 75б. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.2-4 сыйныфлар : Укытучылар өчен методик кулланма / Ф.Й.Йосыпов һ.б. - Казан : Мәгариф, 1999. - 192б. Хәйдәрова,Роза Зәкиевна. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.1 сыйныф : Укытучылар өчен методик кул. / Хәйдәрова,Роза Зәкиевна, Галиева Наиля Галиевна. - Казан : Мәгариф, 1999. - 104б. Сафиуллина,Ф.С. Татар теленә өйрәтү : Татарский язык:интенсивный курс/Казан:Хәтер,1998,1999/кит.б-н эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхулова. - Казан : Хәтер, 1999. - 96б Харисов,Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтү : Заманча технологияләр / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова ; КДПУ. - Казан : КДПУ, 2002. - 36б. Исмәгыйлева,С.Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятын укыту : Укытучы өчен кул. / С. Г. Исмәгыйлева. - Казан : Мәгариф, 1993. - 120б. Татарча сөйләшергә өйрәнәбез : Рус мәкт.укучы балаларны татар теленә өйрәтү буенча метод.кулланма / Татарстан укытучылар белемен күтәрү ин-тының Чаллы фил. - Чаллы : КАМАЗ, 1992. - 111б. - 40-00. Җамалетдинов,Р.Р. Татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү теориясе һәм практикасы / Р. Р. Җамалетдинов ; РФ Мәгариф м-гы,КДПУ. - Казан : КДПУ, 2003. - 191б. Хәйдәрова,Роза Зәкиевна. Рус телле балалар өчен татар теленнән ишетеп аңлау күнегүләре җыентыгы : укытучылар өчен методик кул. / Хәйдәрова,Роза Зәкиевна, Н. Г. Галиева. - Яр Чаллы : [б.и.], 2000. - 47б. Тел белеме һәм рус мәктәбендә татар теле укыту мәсьәләләре : мәкаләләр җ-гы. 1нчы чыг. / РФ Мәгариф һ.ф.м-гы;Татар дәүләт гуманитар-пед.ун-ты;[ф.ред.Ф.Ф.Харисов]. - Казан : ТДГПУ, 2006. - 115б. - На татар.и рус.яз. - 45-00. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2002.- 367 б.