Хәерле Көн! Мөмкин булса, "Сәхнә" журналы тарихы, авторлары турында мәгълүмат каян табарга була, әйтегез әле? Рәхмәт!
Исәнмесез. Сезгә "Сәхнә" журналы турында түбәндәге мәкаләләр исемлеген тәкъдим итәбез.
Сафиулла Ю. "Тамашачы" һәм "сәхнә"// Ватаным Татарстан. – 2004. – 14 май.
Әгъләм М. Бу әкият түгел-чынбарлык // Мәдәни җомга. – 2004. – 17 дек.(N 50). – Б.19.
Хөснияр З. Сәхнәләргә менгән идем... // Мәдәни җомга. – 2012. – 11 май (№ 19). – Б.14-15.
Бу мәкаләләр белән ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36; тел.292-54-10) таныша аласыз.
Журналның баш мөхәррире - Зиннур Хөснияр, баш мөхәррир урынбасары - Алсу Габдуллина; тел. (843)222-05-40
Сайт: sahne.ru