Исәнмесез! Әйтегезче, башка шәһәрдән китапны абонементка алырга ярыймы?
Исәнмесез!
Әгәр Сездә Казан пропискасы булса, китапларны абонементка алырга мөмкин. Я булмаса, үзегезнең райондагы китапханәгә мөрәҗәгать итәсез. Алар Милли китапханәнең китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдырту бүлеге аша алып, Сезгә кирәкле китапны бирә алалар: Кремль ур., 33; телефон: (843) 292-77-05; E-Mail: Mba.Nbrt@tatar.ru.
Татарстан Милли китапханәсендә булган китапларның исемлеген Электронный каталог аша карый аласыз. Каталогта китапларның исемлеге бирелә, ә электрон варианты юк.