Диплом яза идем. "Религиозно-правовые дискуссии между Г. Курсави и Абдурахимом аль-Булгари".Бу темага китаплар бармы. Кулга китап биреп торасызмы. Мин татар телендә язам.
Хәерле көн!
Әдәбият исемлеген Сезнең электрон почтага җибәрәбез.
Китаплар татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә бар: (Кремль ур., 33; тел.: 292-70-35). Газеталар һәм журналлар вакытлы матбугат бүлегендә сакаланалар (К.Маркс ур., 36, тел.: (843) 292-54-10).
Китапларны китапханәгә килеп укый аласыз. Әгәр Сездә Казан пропискасы булса, китапларны абонементка алырга мөмкин. Я булмаса, үзегезнең райондагы китапханәгә мөрәҗәгать итәсез. Алар Милли китапханәнең китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдырту бүлеге аша алып, Сезгә кирәкле китапны бирә алалар: Кремль ур., 33; телефон: (843) 292-77-05; E-Mail: Mba.Nbrt@tatar.ru.