Центральная библиотека

Әдәби кичә "Тукайның саф мәхәббәте"

16 майда Чирмешәннең картлар йортында  "Тукайның саф мәхәббәте" дип аталган әдәби кичә уздырылды. Кичәдә картлар йортында яшәүчеләр катнашты. Аларга китапханәчеләр Тукайның тормышка ашмаган сагышлы саф мәхәббәте турында сөйләделәр, мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең шушы чорга кагылышлы фотосурәтләрен курсәттеләр. Әби-бабайлар, буш вакытларында укырга дип, китаплар да  алдылар.