Центральная библиотека

Әдәби сәгать"Мәңгелек мәхәббәт"

25 апрельдә үзәк китапханәдә "Мәңгелек мәхәббәт" дип аталган әдәби кичә узды. Г. Тукайның мәхәббәт тарихы — шагыйрь тормышының иң кызыклы, четерекле һәм бәхәсле якларыннан. Билгеле булганча, Г. Тукайның мәхәббәт тарихында Зәйтүнә Мәүлидова шәхесе зур урын алган. Тик шагыйрьнең кыюсызлыгына һәм башка сәбәпләргә бәйле, яшьләр үзләренең хисләрен гаилә мөнәсәбәтләре белән сыный алмыйлар. Кичәдә Чирмешәннең икенче санлы мәктәп укучылары катнашты. Аларга китапханәчеләр Тукайның тормышка ашмаган сагышлы саф мәхәббәте турында сөйләделәр, мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен укыдылар. Кунаклар  "Мәхәббәт", "Кулың" һәм Ралиф Гаташның "1913 елның җәе, Зәйтүнә - Тукай каберендә" шигырьләрен укып, кичәне тәмамладылар.