Центральная библиотека

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Каләм белән җиңдем дошманны" дип аталган әдәби сәгать

  "Ачык китап" клубы кысаларында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан,  "Каләм белән җиңдем дошманны" дип аталган әдәби сәгать булып узды.Видео презентация ярдәмендә китапханәче клуб әгъзаларын татар халкының күренекле, мәшһүр язучылары һәм шагыйрьләренең иҗат юлы, батырлыгы, тормыш юлы белән таныштырды. Алар арасында  М. Җәлил, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Г. Кутуй, Н. Баян, Ә. Фәйзи һ.б. бар. Кичәдә катнашучылар фронтовик язучыларыбыз иҗаты яктыртылган "Сугыш утында янганнар" дип аталганкүргәзмә белән дә таныштылар.