Центральная библиотека

Бакый Урманченың тууына 120 ел уңаеннан "Милли җанлы Бакый Урманче" дип исемләнгән сәнгать сәгате.

20 февральдә  "Ачык китап" клубы кысаларында Бакый Урманченың тууына 120 ел булу уңаеннан "Милли җанлы Бакый Урманче" дип аталган сәнгать сәгате булып узды.Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Виртуаль китап ярдәмендә китапханәче клуб әгъзаларын татар халкының күренекле, мәшһүр рәссамының сәнгать өлкәсендә җитмеш елдан артык актив эшчәнлеген үз эченә алган иҗат юлы, рәссамның халыкка армый-талмый хезмәт итүе,  тормыш юлы белән таныштырды. Кичәдә катнашучылар Бакый Урманченың иҗаты яктыртылган күргәзмә белән дә таныштылар.