Якташларыбызның иҗаты "Туган яктан илһам алып ..." җыентыгында бастырылды.
7 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт мәдәният сараенда "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан 2016 елда чыгарылган 4 китабына зур презентация үткәрелде. Әлеге чарага безнең якташларыбыз – Сафиуллина Галия Сәлим кызы, Гатина Илүзә Самат кызы, Меркулова Валентина Леонидовна да чакырылганнар иде. "Туган яктан илһам алып..." дигән җыентыкка аларның шигырьләре кертелгән. Китап белән Үзәк китапханәдә таныша аласыз.