Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Китаплы - курчаклы дәрес "Лев бабайда кунакта"

Лев Толстой елын дәвам итеп һәм 9 сентябрь аның туган көне уңаеннан Бәркәтә авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балаларны кабат кунакка чакырды. "Лев бабайда кунакта!" дип аталган китаплы - курчаклы дәрес балаларның күңеленә бик хуш килде. Китапханәче һәм тәрбияче апалары ярдәме белән телгә килгән курчаклар Лев бабайның әллә ничә хикәясен, әллә ничә әкиятен "сөйләделәр" Һәтта "Өч аю" әкиятендәге аюларның ашый торган табакларын тотып  карарга да рөхсәт иттеләр. Соңыннан балалар курчаклар белән уйнадылар. Лев Толстойның башка китаплары белән дә таныштылар. Китапханәче апаларына төрледән - төрле сораулар яуды."Мәсәлләр" буягыч китапларын  бакчага үзләре белән алдылар. Тагын килергә вәгъдә итеп рәхмәт әйтеп бакчага ашыктылар.