Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Театральләшкән балалар иртәсе "Безнең авыл зоопаркы"

Хөрмәтле, яраткан язучыбыз Роберт Миңнуллин үзенең 70 яшен билгеләп үтте. Бөтен теләгән теләкләргә Бәркәтә авыл китапханәсе китап укучылары да кушыла. Бигрәк тә балалар аңа яңадан - яңа уңышлар тели. Һәрвакыт шушындый без яратып укый торган кызыклы, эчтәлекле китапларны иҗат итсен. "Безнең авыл зоопаркы" китабы нәкъ шулар рәтендә. Театральләшкән балалар иртәсе дә шул исемдә булып әти - әниләрне, балаларны үзенә җыйды. Матур итеп бизәлгән китап күргәзмзсе, бүлмә уртасында урын алган бакчалы "зоопарк", кызыклы табышмаклар, пазллы уеннар, хайваннар турындагы җырлар, шигырьләр бөтен катнашучыга да бик ошады. Соңыннан керпе кәрзиненнән таратылган кызыл алмалар бигрәк тә күңелләрне күтәреп җибәрде. Балалар Роберт бабаларына һәм китапханәче апаларына рәхмәт әйтеп таралыштылар.