Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Могҗизалар кыры "Минем Ватаным геральдикасы" ("Геральдика моей Родины" поле чудес)

Безнең Ватаныбыз Татарстан булса да без Россия белән бербөтен. Аның киң колачы астында, әллә ничә төрле милләт бердәм булып гомер итәбез. Шуның өчен дә Россия халыклары уздыра торган һәр бәйрәм безнең дә бәйрәм булып санала.22 август - Россия флагы көне. Елдагыча быел да Бәркәтә авыл китапханәсе аңа ныклап әзерләнде.Балалар белән могҗизалар кыры уздырырга карар итте. Алдан ук китап күргәзмәсе ясап куйды. Күргәзмәгә  исемне катнашучы балалар үзләре табарга тиеш булдылар. Китапханәче тәгъдим иткән өч исем арасыннан "Минем Ватаным геральдикасы" исемен сайлап алдылар.Балалар бик күп булмау сәбәпле уен ике этапта үтте. Флаг, герб, гимн турындагы сорауларга балалар бик зур тырышлык белән җаваплар бирделәр, очколар җыйдылар. Китапханәче һәрбер җавапны төрле мисаллар китереп тулыландыра барды. Балалар үзләре биргән сораулар да җавапсыз калмады. Бәйрәм булгач тәмле бүләкләр дә таратылды, фойеда төрле хәрәкәтле уеннар да балаларның күңеленә хуш килде.