Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Танып - белү дәресе, хәрәкәтле уеннар "Спортка - Ура! Виват футбол!"

Бәркәтә авыл китапханәсе Россиядә уза торган футбол буенча дөнья чемпионатына карата "Күңелле балачак" лагерында ял итүче балалар белән "Спортка - Ура!" Виват футбол!" исеме астында танып - белү дәресе һәм хәрәкәтле уеннар уздырды. Китапханәдә "Спорт! Спорт! Спорт!" исемле иллюстрацияле китап күргәзмәсе, мәдәният йорты фойесында футбол һәм спортның башка төрләре турында мәгълүматлар белән стенд оштырылган иде.Китапханәче балалар белән Россиядә барган Чемпионат турында әңгәмә - сорашу үткәрде һәм күргәзмәгә куелган спорт китапларына күзәтү ясады. Чара фойеда дәвам итте. Балалар төрледән - төрле уеннарда ике командага :"Чемпионнар" һәм "Рубиннар" командаларына бүленеп ярыштылар. Кышкы һәм җәйге спорт уеннарын аера белү, "Иң зур шар" ярышы, "Туплы чикерткә", "Тәгәри, тот!", "Шарлы паровоз", "Туп әйләнә" уеннары, футбол уены буенча викторина сорауларына җавап бирү командаларга очко җыярга ярдәм итте. Капитаннар үзара "Ике минут" ярышында көч сынашты, 10 сорауга "әйе", "юк" дип кыска гына җаваплар биреп өстәмә очколар алдылар. Шулай да "Чемпионнар" көчлерәк тә, тапкыррак та булдылар. Ләкин берәү дә үпкәләп китмәде, чөнки балалар үзләре өчен кирәкле булган күп мәгълүмат алдылар. Иң мөһиме - спортның, хәрәкәтнең файдасын тойдылар.