Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Час воспоминаний "Хәтер китабы - хәтер сагында!"

21 июнь көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көненә һәм Чирмешән районыннан Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булучыларны барлаган Хәтер китабы нәшер ителүнең 20 еллыгына карата "Хәтер китабы - хәтер сагында..." исемле искә алу сәгате булып узды. Анда төрле яшьтәге балалар һәм аларның укытучылары чакырылган иде. Шул исемдәге китап күргәзмәсе ясап куелды. Китапханәче Бөек Ватан сугышы башланган көн турында, Хәтер китабын дөньяга чыгару максатын сөйләде.Әлеге китапка һәлак булган авылдашларның күпме кертелүен, нәселләрен авылда дәвам иттерүчеләр барлыгын, юклыгын аңлатты. "Сугыш кайтавазы!" исемле презентация әзерләнгән иде.