Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Конкурсно - игровой час "Әтием - кумирым минем!"

14 июнь көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә мәктәпалды җәйге ял лагерында ял итүче балалар белән "Әтием - кумирым минем!" исеме астында Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйге - уен сәгате булды. Елдагыча алдан ук рәсем, инша, шигырь бәйгеләре игълан ителү сәбәпле, балалар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр иде. Китапханәче апалары кызыклы мисаллар китереп, мондый бәйрәмнең оештырылу тарихын сөйләде. Матур итеп рәсемнәр, шигырьләр белән плакат чыгарып куйган иде. Һәр бала әтисе турында язган иншасын укыды, ясаган рәсемен яклап чыкты.Китапханәче тәгъдим иткән әтиләр турындагы шигырьләрне кычкырып, сәнгатьле итеп укыдылар. Алдан ясалган бүләкләренә өстәмәләр керттеләр, тагын да матурладылар. "Мин яратам сине, Әтием!" исемле презентация карадылар. Бәйрәм балаларга бик ошады.