Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Литературно - музыкальная тропа "Карагыз! Көнләшегез! Мин Россия гражданины!"

10 июнь көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә мәктәпалды лагерында ял итүче балалар белән "Карагыз! Көнләшегез! Мин Россия гражданины!" исеме астында Россия көненә багышланган әдәби - музыкаль сукмак булып узды. Балалар ике төркемгә бүленеп төрле ярышларда катнаштылар. Сукмакны  "Мин яратам сине, Россия" биреме башлап җибәрде. Анда балалар  Россиянең төрле өлкәләренә кагылышлы 21 анкета сорауларына җавап бирделәр. Төсле кәгазьләр кисемтәсеннән Россия байрагын ясый белү, туган ягыңны, Ватаныңны ярату турындагы җырлардан музыкаль ярыш, шулай ук Татарстан шагыйрьләренең Россиягә, туган илгә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп кычкырып уку, Россия символикалары турында интеллектуаль бирем, "Буталган хәрефләр" дән Мәскәү, Кремль сүзләрен тизлеккә язу һәм башка кызыклы уеннар, биремнәр, ярышлар булды. Шундый ук исемдәге китап күргәзмәсе балаларга ярдәмгә килде  Китапханәче нәтиҗә ясап Россия көне бәйрәменең оештырылу тарихын тагын бер кат сөйләп күрсәтте. Балалар белән кыскача сораулар аша истә калырлык итеп кабатлап чыктылар. Ике төркемнең дә ярыш нәтиҗәләре бер үк булды.Һәрвакыттагыча дуслык җиңде.Бәйрәм мәдәният йорты фойесында күмәк биюләр, хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.