Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Час интересной встречи "Үз һөнәрем белән горурланам!" (Горжусь своей профессией)

3 июндә, кичке 18 сәгатьтә Бәркәтә авыл китапханәсендә балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, 33 ел Татарстан эчке органнары хезмәтендә көч куйган, балигъ булмаган балалар бүлегендә эшләгән милиция майоры Будкова Камилә апа белән кызыклы очрашу сәгате булды. Очрашуны "Үз һөнәрем белән горурланам!" дип атадык.Балалар белән бергәләп, Камилә апаның тормышын һәм хезмәт юлын яктырткан шул исемдәге стена газетасы чыгарылды. Армия сафларында хезмәт итүдән башлап, хәрби кием, күкрәккә тагылган значок, медальләргә хәтле төрледән - төрле сораулар бирелде. Милиция майоры бик гади дә, кызыклы да итеп җаваплар бирде.Балаларны сайлаган һөнәрләрен яратып, күңел биреп башкарырга, илебезне, кешеләрне хөрмәт итәргә өндәде. Шул чагында гына башкаларның да хөрмәт белән, зурлап караячагын, шулай ук Армия сафларында чыныгу алырга кирәклеген дә аңлатты. Китапханәдәге авылдан чыккан хәрбиләр альбомына үз фотоларын бүләк итеп калдырды.Очрашу бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле узды.Укучыларның җәйге ял лагерьлары башлангач, кабат очрашырга сүз куешып аерылыштык.