Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Мини - Сабантуй "Сабыйларның ихлас бәйрәме!"

3 июнь көнне Бәркәтә авыл җирлеге, мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә саф һавада балалар өчен "Сабыйларның ихлас бәйрәме!" исеме астында кечкенә Сабантуй узды.Зур һәм мавыктыргыч уен программасы әзерләнгән иде. 40 тан артык төрле яшьтәге балалар ике командага бүленеп төрле ярышларда, уеннарда катнаштылар. Иптәшләренә үзләренең теләкләрен җиткерделәр, уй - хыяллары белән уртаклаштылар. Интеллектуаль уеннарда да бер - берсеннән калышмадылар. Казанда пешкән ботка да, самавырда кайнаган чәй дә ярышлардан соң бергәләп ашагач, эчкәч бик тәмле булды. Бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде. Хәтта карап, көч биреп торучы тамашачыларга да өлеш тиде.