Урок ознакомление "Сабый күңелле шагыйрь!"
30 май көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә кечкенә сыйныф укучылары өчен Бари Рәхмәт иҗаты белән таныштыру дәресе булып узды."Сабый күңелле шагыйрь..." исемле китап күргәзмәсенә нигезләнеп, укучылар аның шигырьләрен кычкырып укыдылар, үзара фикер алыштылар. Китапханәче апалары Бари Рәхмәтнең туган ягы, иҗаты турында сөйләде. 120 ел вакыт үтсә дә шигырьләренең балалар һәм өлкәннәр тарафыннан яратып укылуын аңлатты. Балалар бик теләп язучының китапларын укыр өчен өйләренә дә алып киттеләр.