Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Вечер воспоминаний "Тарихта калган балачак!"

Бәркәтә авыл китапханәсендә "Тарихта калган балачак!" исемле бик матур  кичә узды. Монда элеккеге пионерлар, бүген инде өлкән яшьтәге абый - апалар, үзләренең сыйныфташлары, актив пионер, уку алдынгысы булган, ләкин янгын вакытында китап - дәфтәрләрен, слет путевкасын һәм галстугын алырга кереп янып үлгән Мәдинә Мортазинаны искә алдылар, рухына дога кылдылар. Китапханәдәге элек язып алынган язма истәлекләрне укыдылар. Мәдинәнең исемен мәңгеләштерү өчен мәктәпнең пионер дружинасына бирелү тарихын сөйләделәр.Альбомга инде тарихта калган балачак турында  яңа материаллар өстәлде.