Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Урок выразительного чтения "Китапны наган итеп..."

8 нче май көнне кич Бәркәтә авыл китапханәсендә яшьләр белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы - шагыйрьләрне искә алып сәнгатьле уку сәгате уздырдык. Ул "Китапны наган итеп..." дип аталды.Кереш өлештә китапханәче кыскача сугыш корбаннары турында сөйләде, документаль фактлар китерде. Яшьләр фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Рәсүл Гамзатовның "Торналар" (Журавли") җырын татарча җырлап та алдык. Константин Симоновныж легендар "Көт мине" (Жди меня") шигырен башта татарча укыдык, аннан русчасын белгәннәр яттан сөйләделәр.Кайсы татар шагыйренең нинди сугышларда катнашып, нинди батырлыклар күрсәткәнен, нинди шигырьләр иҗат иткәнен искә төшердек. Бүгенге көндә исән - сау булганнарын барлап, хәзерге иҗатлары турында бәхәсләштек. Яшьләрдән бүгенге очрашуның исемен (Китапны наган итеп...) ничек аңлаулары турында сөйләүләрен үтендем. Һәркем үз фикерен әйтте. Матросовчылар турында презентация күрсәттем. Уздырылган чара яшьләргә бик ошады.