Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Литературный лекторий "Кошлар - безнең канатлы дуслар!"

 Яз кошларның канатында кайта дибез. Бу чыннан да шулай бугай. Китапханәләребез дә чыр - чу килгән балалар тавышыннан гөрләп торды бу көннәрдә. "Кошлар - безнең канатлы дуслар!" әдәби лекторийга балалар буш кул белән килмәгәннәр. Кайсылары кошларны телефонга фотога төшереп, кайсылары рәсемнәрен ясап килгән. Аларның иҗаты "Яз кошлар белән кайта, Аны һәркем ярата!" күргәзмәсендә урын алды. (Конкурс рисунков и фото материалов) Бакчада "сайраган" кошларны (в записи птичьи голоса) бакча карачкысы (чучело) куркытырга теләгән иде, бөтен балалар да кошларга ярдәмгә килде, карачкыны куып җибәрделәр. Кошлар рәхмәт йөзеннән тәмле күчтәнәчләр таратты. Балалар өчен шундый ук исемдә китап күргәзмәсе эшләде. Төрле кошлар һәм аларның тормышы турындагы презентация дә,  хикәяләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр буенча викторина да күңелләренә хуш килде. Әйбәт кәеф белән, укырга китаплар да алып, өйләргә таралдылар.