Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Классикны уку дәресе (урок – чтение классика) «Чехов китапларын актарганда…» (Листая книги Чехова...)

 Бәркәтә авыл китапханәсендә атна буена "Рус классик язучылары: Антон Павлович Чеховның тууына 160ел." исемендәге персонал - күргәзмә эшләде. Китап укучылар белән китапларга обзорлар, әңгәмәләр үткәрелде. 24 январь көнне 6, 10 сыйныф укучылары белән   "Чехов китапларын актарганда..." (Листая книги Чехова) исемле классикны уку сәгате оештырылды. Китапханәче язучының биографиясеннән иң кызыклы моментларын искә төшерде. аерым китапларына тукталды. Алардан өзекләрне укучылар үзләре укыды, автор ни турында әйтергә теләгән, шул турыда фикер алышулар, бәхәсләр булды. Китапханәче язучының төрле фразаларыннан викторина - тест тәгъдим итте. Ул башлый, укучылар дәвам итә. Ә җаваплар күргәзмәгә куелган китаплар эчендә иде.  Китапханәчегә рус әдәбияты укытучысы да булышты. Дәрес бик җанлы һәм кызык узды.