Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

"Җиңү безгә җиңел бирелмәгән" әдәби-тематик кичә

9 Май - Җиңү бәйрәме илебез халкы өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки сугыш уты кагылмаган бер генә йорт та, бер генә гаилә дә юк. Якты-Тау авылы китапханәсендә 8 май көнне, Иске Кади җирле үзидарәсе һәм авыл клубы белән берлектә, әлеге олы бәйрәмгә багышланган зур чара узды. Аның барышында, ул елларда сабый булган, ләкин сугышның бөтен  авырлыгын үз җилкәләрендә татыган ветераннар күңелләрендәге иң тирән хатирәләр белән уртаклаштылар, сугышта катнашкан авылдашларыбыз һәйкәленә чәчәкләр куелды, тыл ветераннары һәм сугышта әтиләрен югалткан апа-абыйларыбызга күчтәнәчләр өләшенде, сугыш чоры балалары хөрмәтенә шигъри котлаулар яңгырады. Әлеге тантаналы бәйрәмдә "Үлемсез полк" сугышчылары да безнең сафларда булды. Бәйрәм күңелләрдә тирән эз калдырды, без тагын бер тапкыр тынычлыкның нинди кадерле икәненә инандык.