Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

ШИГЪРИ СҮЗНЕҢ СИХРИ КӨЧЕ

 Якты-Тау авылы китапханәсендә Әмир, Лашман, Яңа Кади, Иске Кади һәм Якты-Тау авылы китапханәләре "Шигъри сүзнең сихри көче" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Кичә барышында сүзнең, шигъриятнең дәвалау көче, аның юнәлешләре турында сөйләшү төрле тематикадагы шигырьләр уку белән үрелеп барды.  Җирле авторлар иҗатына багышланган  презентацияләр дә тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.